"Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Гаянова Ильфира Вагыйзь кызының шәхси сайты

Уеннар

Уеннар

Аю урманда йөри

Балалар урындыкларында утырып торалар. Аюны билгелибез.

Аю йөри урманда.

Тәмле бал эзли анда.

Йөри торгач арый ул,

Ял итәргә уйлый ул.

Бу вакытта аю бүлмә буйлап йөри, ахырдан бүлмүнең бер почмагына барып утыра, йоклап китә. Балалар әкрен генә аю янына киләләр, тәрбияче:

Аю, дускай, тор инде.

Йокың туйгандыр инде.

Әйдә, уйныйк бергәләп,

Безне куып тот инде.

Аю күзләрен ача, аларны куа башлый. Балалар аюдан качалар, үз урыннарына таба йөгерәләр.

Яңгыр, яу!

Тәрбияче балаларны уйнарга чакыра.Кулында матур зур кулчатыр.

Яңгыр яу, яу, яу!

Бакчаларда алмагач

Үсми яңгыр яумагач.

Яңгыр яу, яу, яу!

Балалар да кабатлыйлар, сикерәләр, уйныйлар. “Яңгыр ява”дигән сигнал буенча балал тәрбияче янына йөгереп киләләр, кулчатыр астына керәләр, яңгырдан яшеренәләр.

 

Габдулла

Балалар бер-берсенең кулларына тотынышып, түгәрәккә басалар.Бер бала уртада тора.Түгәрәктәгеләр, җырлый-җырлый, бер якка хәрәкәт итәләр:

Син уртада, без кырыйда

Әйләнәбез, Габдулла.

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Шуны эшләргә була.

Җыр туктагач, уртадагы бала берәр төрле хәрәкәт ясый, башкалар аның хәрәкәтләрен кабатлыйлар.

 

Утыр, утыр, Мәликә.

Балалар түгәрәккә басалар. Берәү, күзен бәйләп, түгәрәк уртасында утыра. Балалар, кулга –кул тотынышып, түгәрәктә җырлап әйләнәләр.

Утыр, утыр, Мәликә,

Алмагачның төбенә,

Кем утырган каршыңа-

Әйтеп бирче тиз генә.

Берәү аның янына килеп утыра. Уртадагы бала аы капшап танырга һәм исемен әйтергә тиеш.Әгәр белмәсә, аңа җәза бирелә.

Түбәтәй

Балалар  түгәрәккә басалар.Җырлый- җырлый түбәтәйне бер- берсенә бирәләр. Җыр ахырында түбәтәй кемдә кала, шуңа җәза бирелә.

Түбәтәеңне кигәнсен,

Бик  ерактан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм дигәнсең.

Түп-түп түбәтәй.

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

 

Паровоз

Алга таба барабыз:Тик-так-так!

Гөрләп чаба паровоз:Юл тап-тап,

Ак төтен артта кала:Пух-пах-пух!

Вагоннар җырлап чаба:Ах-ах-ух!

Свисток яңгырап китә:Ту-ту-ту!

Тавышы еракка җитә:Уу-уу-уу!

Бик күп җирләрне үттек:Чың-чың-чың!

Станөиягә җиттек:Дың-дың-дың!

Зур паровоз уфылдый:Пуф-пуф-пуф!

Бүген нинди ардым,ди:Уф-уф-уф!

 

 

Бармак уены

-Бармак, бармак,

Кайда булдың?

-Бу абый белән

Урманга бардым.

Бу абый белән

Кырда йөгердем

Бу абый белән

Ботка ашадым.

Бу энем белән

Җыр җырладым.

Төлке һәм казлар

Мәйданчыкның бер башында казлар өе, икенчесендә көтүче өе билгеләп куела.Бу өйләрдән читтәрәк төлке өе. Буш урын – болын.

-          Казлар, казлар!

-          Га-га-га!

-          Ашыйсыгыз киләме?

-          Бик килә шул, бик килә!

-          Алай булса кайтыгыз!

-          Без бит кайта алмыйбыз,

Тау астында төлке бар,

Ул безне тотып ашар.

-          Сезнең бар канатыгыз –

Очып кына кайтыгыз.

Казлар өйгә таба очалар. Аларга төлке каршы чыга һәм казларны тотарга тырыша. Тотылган казларны төлке үз өенә алып китә.

Тилгән куу

Бер бала тилгән итеп сайлана, калган балалар бәбкәләр.Бәбкәләр җим чүплиләр, менә тилгән очып килә.

Тилгән,тилгән!

Бәбкә алырга килгән!

Бер аягы камырдан,

Бер аягы тимердән!

Көшшүүүүү!!!

 

Кем тизрәк

Балаларга кызыл һәм зәңгәр төстәге тасмалар бирелә. Музыка астында йөгерешеп йөриләр.

“Тукта” дигән сигнал буенча балалар туктый. “Бер-ике-өч, хәзер монда күч” дигәч балалр зәңгәр һәм кызыл командага бүленергә тиешләр. Кайсы колонна тизрәк җыела.

 

 

 

Төрле төстәге өйләр

Бүлмәнең дүрт почмагына зәңгәр, кызыл, сары, яшел төстәге фигуралар куела. Һәр балага төрле төстәге тасма бирелә. Балалар түгәрәк буйлап йөриләр, сигнал буенча һәрберсе үз өенә йөгерә.